news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сарманда техникаларның язгы кыр эшләренә әзерлеген бәяләү буенча үзара тикшерүләр узды

Нәтиҗәдә беренче урын 100 процент техник карау үтүгә ирешкән «Нөркәй» агрофирмасына бирелде.

(Сарман,16 апрель, "Татар-информ", "Сарман"). Сарман районында техникаларның язгы кыр эшләренә әзерлеген бәяләү буенча үзара тикшерүләр узды, дип яза район газетасы.

Комиссия составында район белгечләре генә түгел, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек объектларын һәм энегоресурсларны механикалаштыру секторы мөдире Ришат Насыйров, орлыкчылык һәм химияләштерү секторының әйдәүче белгече Рамил Зиннәтуллин да бар иде. Техникаларны карауда шулай ук район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, «Агрокөч төркеме» җәмгыяте директоры Фәнис Газетдинов, агрофирмалар директорлары, баш белгечләр катнаштылар. Конкурс шартлары буенча машина-трактор паркларының әзерлеге ( тракторларның техник карау узулары, агрегатларның әзерлеге, ремонт звенолары булдыру һ.б.), хезмәтне саклау, язгы кыр эшләре чорына эш планнары, орлык әзерлеге тикшерелде.

«Нөркәй», «Җәлил», «Сарман» агрофирмалары 40 мөмкинлектән – 40 балл, «Туган як» агрофирмасының Саклаубаш бүлекчәсе 39 балл җыйдылар. Тигез баллар җыйганда, өстенлек тракторларның техник карау узулары дәрәҗәсе югарырак булган агрофирмага бирелә. Нәтиҗәдә беренче урын 100 процент техник карау үтүгә ирешкән «Нөркәй» агрофирмасына бирелде. Ул былтыр да беренчелекне алган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100