news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сарманда техник караулар башланды

Әлегә эшләр тиешле режимда бара, техникалар әйбәт әзерләнгән.

Сарманда техник караулар башланды
Энҗимә Габдрәхимова

(Сарман, 19 март, "Татар-информ", "Сарман", Энҗимә Габдрәхимова). Район хуҗалыкларында булган тракторларга, аларның арбаларына техник караулар башланды. Кичә аларның беренчесе Карамалы һәм Минзәләбаш җитештерү комплексларында үтте. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Техник карауларның башлануы белән муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин үзе дә танышты. Ул, механизаторларга, белгечләргә хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп, техник карауларны уңышлы үтүләрен, елның уңышлы килүен теләде.

Механизаторлар янында шулай ук “Агрокөч” җәмгыятенең баш инженеры Айрат Гайнетдинов, “Агрокөч-сервис” җәмгыятенең бүлек начальнигы Фәрит Хәкимов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов һәм белгечләр булдылар, киңәшләр бирделәр.

Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең район бүлеге начальнигы Альберт Сәлахов әйтүенчә, бу ике комплекста техник караулар үткәрү өчен график буенча дүрт көн бүленгән. Техникалар Иске Кәшердәге паркка җыелган. Әлегә эшләр тиешле режимда бара, техникалар әйбәт әзерләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100