news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сарманда шикәр чөгендере алуда эшләүче алдынгы механизаторларны бүләкләделәр

Комбайннарда эшләүчеләр арасында беренчелек бу юлы да – «Җәлил» агрофирмасыннан Айрат Хаҗиев белән Илсур Ильясов экипажында.

(Сарман, 11 октябрь, "Татар-информ", "Сарман"). Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов шикәр чөгендере алуда эшләүче алдынгы механизаторларны бүләкләделәр, дип яза җирле басма.

Комбайннарда эшләүчеләр арасында беренчелек бу юлы да – «Җәлил» агрофирмасыннан Айрат Хаҗиев белән Илсур Ильясов экипажында. Икенче урында – «Сарман» агрофирмасыннан Альмир Сәрвәров һәм Рузил Сәетшин, өченчедә – «Җәлил»дән Рузил Сафин белән Рафаэль Мәрданов экипажлары. Төяүдә эшләүчеләрдән беренчелекне – «Сарман» агрофирмасыннан Айрат Салихов, икенче урынны «Нөркәй»дән Илфат Йосыпов, өченче урынны «Җәлил»дән Дамир Моратов алдылар.

Агрономнар арасында урыннар түбәндәгечә: беренче урында – Рөстәм Исмәгыйлев («Нөркәй»), икенчедә – Рамил Шакирҗанов («Сарман»), өченчедә – Гөлнара Гарифуллина («Җәлил»).

news_right_1
news_right_2
news_bot