news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сарманда шикәр чөгендере алучылар арасында ункөнлек алдынгылары билгеле булды

Беренче урын өчен премия “Нөркәй” агрофирмасының ун көндә 153 гектарда эш башкарган Альмир Саттаров белән Илсур Сәетов экипажына тапшырылды.

Сарманда шикәр чөгендере алучылар арасында ункөнлек алдынгылары билгеле булды
sarman-rt.ru

(Сарман, 2 октябрь, "Татар-информ", "Сарман"). Бу көннәрдә Сарман районында чөгендер алучы механизаторларны бүләкләделәр. Район җитәкчеләре басуларга барып хезмәт алдынгыларына бүләкләр тапшырды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Беренче урын өчен премия “Нөркәй” агрофирмасының ун көндә 153 гектарда эш башкарган Альмир Саттаров белән Илсур Сәетов экипажына тапшырылды. Икенче урында – шушы ук агрофирмадан Руслан Миңнемөхәммәтов белән Марат Мирсәетов, алар 142 гектардан чөгендер алганнар.

Өченче урын өчен “Җәлил” агрофирмасыннан Илнур Вәлиев бүләкләнде, аның эш күрсәткече - 129 гектар. Чөгендер төяүдә эшләүчеләр арасында беренчелек бу ункөнлектә дә – “Сарман” агрофирмасы механизаторы Ринат Илдархановта. Ул 19325 тонна чимал төяп җибәргән.

Икенче урында – 14061 тонна чөгендер төягән “Җәлил” агрофирмасы механизаторы Дамир Моратов, өченчедә, 13111 тонна күрсәткече белән, ”Нөркәй”дән Илфат Йосыпов булды. Бу ункөнлектә чөгендер игү агрономнары да билгеләп үтелде. Беренче урынны “Сарман” агрофирмасы агрономы Рамил Шакирҗанов яулады. Икенче урында – “Җәлил”дән Гөлнара Гарифуллина, өченчедә – “Нөркәй”дән Рөстәм Исмәгыйлов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100