news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сарманда Шәүкәт Галиевка багышланган әдәби сәгать оештырылды

Сарманда Шәүкәт Галиевка багышланган әдәби сәгать оештырылды
Фото: https://sarman-rt.ru/

Сарман үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Шәүкәт Галиевнең тууына 95 ел тулу уңаеннан «Балалар әдәбиятында Шәүкәт Галиев» дигән әдәби сәгать үткәрделәр. Бу хакта «Сарман» сайтында хәбәр ителә.

Бу чарага «Лейсан» балалар бакчасыннан мәктәпкә әзерлек төркеме балалары килгән иде. Очрашу башында аларны китапханә, андагы кагыйдәләр, матур китаплар белән таныштырдылар. Балалар кроссворд чишеп, чараның күренекле татар шагыйре Шәүкәт Галиев турында барачагын ачыклады. Аннары китапханәчеләр балаларны шагыйрьнең иҗаты һәм Шәвәли катнашындагы кызыклы шигырьләре белән таныштырдылар.

Шәүкәт Галиев аларны юморга төреп, елмаеп тора торган, кызыклы итеп яза белә. Шәүкәт Галиевнең шигырьләре шаярырга, кимчелекләребезне төзәтергә ярдәм итә; елыйсы килгән чакларны көлеп үткәрергә, авырлыкларга бирешмәскә өйрәтә. Балалар да үзләре ятлаган шигырьләрен сөйләде җырлады. Чара бик күңелле үтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot