news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сарманда Сәләтле балалар слетында төрле фестивальләрдә җиңүчеләрне бүләкләделәр

“Елның иң яхшы укучысы” район конкурсы призерлары, шулай ук олимпиада нәтиҗәләре буенча җиңгән мәктәпләр дә бүләкләнде.

Сарманда Сәләтле балалар слетында төрле фестивальләрдә җиңүчеләрне бүләкләделәр
Энҗимә Габдрәхимова

(Сарман, 2 июль, "Татар-информ", "Сарман", Энҗимә Габдрәхимова). Сарман районы мәдәният йортында IV Сәләтле балалар слеты узды. Анда районның фән олимпиадаларында, төрле фестивальләрдә җиңгән, призлы урыннар яулаган сәләтле балаларын бүләкләделәр. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Анда муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова, мәгариф бүлеге начальнигы Әлфәт Сабиров, мәдәният бүлеге начальнигы Гөлназ Латыйпова катнашты.

 “Татнефть”нең Хәйрия фонды әгъзасы Зәкия Яһудина Җәлил беренче санлы мәктәбенең 9 сыйныф укучысы – Бөтенроссия сәнгать олимпиадасы призеры Диана Яббаровага видеокамера тапшырды. “Елның иң яхшы укучысы” район конкурсы призерлары, шулай ук олимпиада нәтиҗәләре буенча җиңгән мәктәпләр дә бүләкләнде.

Слет фестивальләр лауреатлары чыгышлары белән үрелеп барды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100