news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сарманда район фермерлары семинар-киңәшмәгә җыелды

Семинарның практик өлеше алдан билгеләнгән маршрут буенча басу-кырларда, мини-фермаларны карап үтте.

Сарманда район фермерлары семинар-киңәшмәгә җыелды
Альбина Сабирова

(Сарман, 27 июнь, "Татар-информ", "Сарман", Альбина Сабирова). Кичә Сарман районында “Хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү” темасына багышланган семинар-киңәшмә узды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Аның эшендә Татарстан Республикасы фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров, район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, җирлек башлыклары, районның фермер һәм шәхси хуҗалыклар башлыклары катнаштылар.

Семинарның практик өлеше алдан билгеләнгән маршрут буенча басу-кырларда, мини-фермаларны карап үтте. Пленар өлеше “Сарман” кинотеатрында дәвам итте.

Соңыннан авыл җирлегендә кече формалар үсеше буенча савым сыерлар асраучы хуҗалыклар, шулай ук фермер хуҗалыклары арасында узган конкурс җиңүчеләрен бүләкләү һәм сыер саву аппаратлары тапшыру оештырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100