news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сарманда Рафис Уразаев 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Рафис Уразаевның 70 яшьлек юбилеена багышланган “Сәнгатькә багышланган гомер” дигән кичә үткәрелде.

(Сарман, 21 август, "Татар-информ", "Сарман"). Район үзәгенең “Сарман” кинотеатрында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рафис Уразаевның 70 яшьлек юбилеена багышланган “Сәнгатькә багышланган гомер” дигән кичә үткәрелде, дип яза җирле басма.

Юбилярны район җитәкчелеге, барлык сарманлылар исеменнән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, хезмәттәшләре, иҗатташ дуслары, якыннары һәм башкалар тәбрикләделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot