news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сарманда һәр тармактагы эш компьютерлаштырылган

Барлык мәктәпләр дә Интернет челтәренә ялганган, Wi-Fi чыбыксыз элемтә булдырылган

 (Казан, 12 ноябрь, “Татар-информ”). Сарман муниципаль районы Советында узган чираттагы эшлекле киңәшмәдә аппарат җитәкчесе Фәндәс Вәлиев кулланылыштагы мөмкинлекләр, җирлекләр эшчәнлегенә тукталды. Теманы дәвам итеп, мәгариф бүлеге җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева, мәдәният бүлеге җитәкчесе Гөлназ Латыйпова, үзәк хастаханә баш табибы Ирик Билалов чыгыш ясады.
Кайсы гына өлкәне алсаң да, бүген һәр тармакта эш компьютерлаштырылган. Районның 24 мәктәбендә 238 компьютер, 2 компьютер классы бар. Барлык мәктәпләр дә Интернет челтәренә ялганган, Wi-Fi чыбыксыз элемтә булдырылган. “Укытучыга – компьютер” проекты кысаларында 600 мөгаллим персональ ноутбук белән тәэмин ителгән, һәм алар барысы да махсус курслар узганнар. Болар барысы да уку процессын заманлаштыра. Ата-аналар үз балаларының билгеләрен смс-хәбәрләр аша белеп баралар.
Мөмкинлекләре чикләнгәннәргә дистанцион белем алу җае да бар хәзер. Мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениеләренә 43 ноутбук, 20 компьютер, 35 проекцион техника кайтартылган. Ел ахырына алар саны артачак. Һәр мәктәпнең, Сарман, Җәлил балалар бакчаларының үз сайтлары бар. Алар да мәгълүмат чыганагы булып тора. Мәдәният хезмәткәрләренең дә эше заманча технологияләргә бәйле. Барлык 36 китапханә дә техника белән тәэмин ителгән. Сәламәтлек сагында торучыларның хезмәтендә дә 96 компьютер, 48 данә принтер ярдәмгә килә. Гомумән, замана алдынгы технологияләр таләп итә, алардан дөрес итеп файдалана белергә генә кирәк.
Киңәшмәне алып барган район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева һәр чыгыштан соң һәм йомгак ясап, үзенең фикер-тәкъдимнәрен җиткерде, бурычлар билгеләде, дип хәбәр итә “Сарман” газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot