news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сарманда прокурор вазифаларын башкаручы балаларның мәшгульлеге белән кызыксынды

Көн тәртибе буенча 14-18 яшьлек яшүсмерләрнең ялын һәм мәшгульлеген оештыру һәм аларга имин ял тәэмин итү мәсьәләләре каралды.

Сарманда прокурор вазифаларын башкаручы балаларның мәшгульлеге белән кызыксынды
Зөлфия Шәрипова

(Сарман, 9 август, "Татаринформ", "Сарман", Зөлфия Шәрипова). Бу көннәрдә район прокуратурасы каршындагы эшче төркемнең чираттагы утырышы үткәрелде. Аны прокурор вазифаларын башкаручы Олег Ульянченко алып барды. Ул балаларның мәшгульлеге белән кызыксынды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Көн тәртибе буенча 14-18 яшьлек яшүсмерләрнең ялын һәм мәшгульлеген оештыру һәм аларга имин ял тәэмин итү мәсьәләләре каралды.

Утырышта халыкны социаль яклау, гаиләгә социаль ярдәм күрсәтү, сәламәтлек саклау органнары, район эчке эшләр бүлеге каршындагы балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе, мәгариф, опека һәм попечительлек бүлекләре, мәшгульлек үзәге, район Башкарма комитеты каршындагы балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе һәм башкаларның җаваплы хезмәткәрләре бу тармакта башкарылган эшләргә тукталдылар.

Олег Ульянченко  теләсә-кайсы шикле сигналга игътибарлы булырга һәм эшче төркем белән берлектә тиз арада кисәтү чараларын күрә башларга кирәклекне билгеләп үтте.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100