news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сарманда октябрь аеның алдынгы терлекчеләрен бүләкләделәр

Авыл хезмәтчәннәренә акчалата сертификатлар тапшырдылар.

(Сарман, 21 ноябрь, "Татар-информ", "Сарман"). Сарманда октябрь аенда югары күрсәткечләргә ирешкән савымчыларга, терлек караучыларга, ясалма орлыкландыру технологларына акчалата сертификатлар тапшырдылар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең нәсел эше буенча бүлек начальнигы Дамира Ханнанова ферма-комплексларга килеп авыл хезмәтчәннәренә рәхмәт белдерделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100