news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сарманда Наил Сафин истәлегенә мини-футбол ярышы булды

Сарманның «Айтуган» спорт залында район тарихчысы, яшь буында хоккейга карата мәхәббәт тәрбияләгән күренекле шәхес Наил Сафин истәлегенә мини-футбол буенча турнир уза. Бу хакта «Сарман» сайтында хәбәр ителә.

Ул быел дүртенче тапкыр үткәрелә. Ярышларда алты команда — Сарман, Иске Кәшер, Әлмәт, Актаныш, Мөслим һәм Чаллы спортчылары катнаша. Иң элек алар ике төркемгә бүленеп уйныйлар, аннан соң плей-офф булачак.

Командаларны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Гыйльфанов, Наил Сафинның тормыш иптәше Регина Ганиевна, улы Шамил, бертуганы Камил сәламләде. Остазның якыннарына бүләкләр дә әзерләнгән иде. Уеннарга шулай ук аның кызы Индира Васильева, оныклары Алиса белән Арслан да кайтканнар. Тупка беренче символик тибүне дә Алиса ясады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100