Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Сарманда мәгариф хезмәткәрләре киңәште
Соңыннан тырыш хезмәтләре, хезмәттәге югары күрсәткечләре өчен төрле дәрәҗә бүләкләргә ия булган укытучылар һәм мәктәпләр бүләкләнде.
(Сарман, 24 август, "Татар-информ", "Сарман"). Кичә, 23 август көнне, район мәдәният йортында мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе үткәрелде. Ул “Белем һәм тәрбия бирүдә милли юнәлеш: тәҗрибә һәм киләчәккә максатлар” дигән тема астында үтте, дип яза җирле басма.
Киңәшмәдә катнашучыларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин сәламләде. Мәгариф бүлеге начальнигы Әлфәт Сабиров узган уку елына йомгак ясады, киләчәккә бурычлар турында сөйләде. Сарман гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Раушания Мәтҗанова Сарман гимназиясендә милли белем һәм тәрбия бирү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Җәлил поселогының “Красная шапочка” балалар бакчасы мөдире Венера Сахина “Реализация этнокультурного компонента в условиях введения ФГОС ДО” дигән темага чыгыш ясады. Сарман аграр көллиятенең уку һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлшат Ширееваның чыгышы һөнәри белем бирү шартларында укучыларны милли-мәдәни рухта тәрбияләүгә багышланды.
Соңыннан тырыш хезмәтләре, хезмәттәге югары күрсәткечләре өчен төрле дәрәҗә бүләкләргә ия булган укытучылар һәм мәктәпләр бүләкләнде.
Киңәшмә кысаларында милли темага күргәзмә дә оештырылган иде. I урынга – Җәлил беренче, II урынга – Иске Кәшер, III урынга Саклаубаш мәктәпләре лаек булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз