news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сарманда корбан итеннән пешерелгән пылау белән сыйладылар

Сарман районы үзәгендә, бистә, авылларда Гает намазлары, вәгазьләре укылды, бәйрәм коймагы белән сыйландылар.

(Сарман, 1 сентябрь, "Татар-информ", "Сарман"). Бүген мөселман халкы иң изге бәйрәмнәребезнең берсе – Корбан гаетен билгеләп үтә. Сарман районы үзәгендә, бистә, авылларда Гает намазлары, вәгазьләре укылды, бәйрәм коймагы белән сыйландылар, дип яза җирле басма.

13.00 сәгатьтә “Дулкын” спорт-сәламәтләндерү үзәге артындагы паркка райондашларны корбан итеннән авыз итәргә чакырдылар. Бәйрәм котлавыннан, вәгазьләрдән соң балалар Корбан бәйрәменә багышланган шигырьләр укыдылар. Соңыннан бәйрәмдә катнашучылар корбан итеннән пешерелгән пылау белән сыйландылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100