Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сарманда комиссия техникаларның сакланышка куелу торышына югары бәя бирде
70 мөмкинлектән 70 балл җыеп, "Нөркәй" агрофирмасы беренче урынны алды.
(Сарман, 13 ноябрь, "Татар-информ", "Сарман", Энҗимә Габдрәхимова). Сарман районында техникаларны кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркларын техника ремонтына әзерләү буенча үзара тикшерүләр үтте. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Алар ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының агросәнәгать комплексы предприятиеләре арасында конкурс оештыру турындагы 259/2-пр санлы боерыгы нигезендә башкарылды.
Районда "Агрокөч төркеме" җәмгыятенең механикалаштыру бүлеге начальнигы Фәрит Хәкимов рәислегендәге комиссия эшләде.
Конкурсның бәяләү нигезләмәсе буенча комиссия бөртек комбайннарының, азык әзерләү техникаларының, чәчү комплексларының, туфрак эшкәртү техникасының, тагылма коралларның саклауга куелышын, машина-трактор паркларының торышын, технологик документларны һәм ремонт барышын аерым-аерым бәяләде.
Хезмәтне саклау һәм хезмәткә түләү шартлары да исәпкә алынды. 70 мөмкинлектән 70 балл җыеп, "Нөркәй" агрофирмасы беренче урынны алды. "Җәлил" һәм "Сарман" агрофирмалары – икенче, "Туган як" агрофирмасының Саклаубаш бүлекчәсе өченче булдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз