news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сарманда җирне төп эшкәртү 29,5 мең гектарда башкарылды

Көзге чәчү 13мең гектарда үткәрелде

 (Казан, 15 сентябрь, “Татар-информ”). Районда көзге кыр эшләре дәвам итә. Бөртеклеләр 47 мең 657 гектардан, ягъни барлык мәйданнарның 89 процентыннан җыеп алынды. Бу көннәрдә тулы куәтенә язгы бодайны суктыру бара, ул 18,5 мең гектардан – игелгән мәйданнарның 77 процентыннан җыелды.

Шикәр чөгендере 1 мең 640 гектардан алынды. Казылган 45 мең 920 тонна чөгендернең 17 мең 772 тоннасы Зәй шикәр заводына озатылды.

13 мең гектарда – көзге чәчү үткәрелде, җирне төп эшкәртү 29,5 мең гектарда башкарылды, дип яза “Сарман”басмасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100