Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Сарманда Илһам Шакировның 90 еллыгына төрле чаралар оештырылды
Сарман районында туып-үскән бөек җырчы, Сарман районының шәрәфле гражданы, Татарстанның, Каракалпакстанның, Россия Федерациясенең халык артисты, күп төрле исемнәр иясе һәм премияләр лауреаты Илһам Шакировның 90 еллыгына төрле чаралар оештырылды. Бу хакта «Сарман» сайтында хәбәр ителә.
Алар район мәдәният йортындагы «Илһам чишмәсе» исемендәге V төбәкара җыр бәйгесенең йомгаклау концерты белән тәмамланды. Аны Зөлфәт Зиннуров белән Айзилә Батырханова алып барды.
Катнашучыларны һәм тамашачыларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин сәламләде, якташыбызның иҗатына битараф булмаганнарга рәхмәт белдерде. Кичә барышында «Илһам чишмәсе» исемендәге V төбәкара җыр, Республикакүләм «Илһам бирүче Илһам» эссе, «Илһам нуры» яшь рәссамнар һәм Илһам Шакиров җырлары мотивлары буенча анимацион ролик бәйгеләре җиңүчеләре бүләкләнде.
Гран-прига Казан егете Рөстәм Хөсәенов лаек булды. Бүләкләүдә мөхтәрәм кунаклар да катнашты.
Чара кысаларында республикакүләм «Илһам нуры» яшь рәссамнар бәйгесе күргәзмәсе оештырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз