news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сарманда «Илһам чишмәсе» балалар иҗат бәйгесе башланды

Бәйге җырчының иҗатын мәңгеләштерү һәм тирәнтен өйрәнү максатыннан оештырыла.

Сарманда «Илһам чишмәсе» балалар иҗат бәйгесе башланды
http://tatar-congress.org/

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). 2021 елның 8 февральдә Россиянең һәм Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакиров иҗатын мәңгеләштерү һәм тирәнтен өйрәнү максатыннан «Илһам чишмәсе» lll район ачык балалар иҗат бәйгесе башланып китте.

Һәрбер чараны югары дәрәҗәдә уздыру өчен иганәче ярдәме кирәк. Бәйге өченче ел рәттән «Меги» ачык иҗтимагый оешмасының генераль директоры Илдар Гамиров һәм аның хәләл җефете «Ак калфак»лы ханым Миләүшә Гамирова ярдәме белән уздырыла. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ижади бәйгегә старт Сарман районы Саклаубаш авылы җирлеге мәдәният йортында бирелде.

Чараны ачуда Сарман районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сахипова катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot