news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Сарманда Җиңү көненә солдат боткасы пешергәннәр
Район хакимияте каршындагы мәйданчыкта оештырылган бәйрәм чаралары, парад һәм митингтан соң халык тамак ялгады.
Скопировать ссылку
sarman-rt.ru
(Казан, 10 май, "Татар-информ", "Сарман"). Кичә Бөек Җиңүнең 74 еллыгын каршылау тантанасы кысаларында, Сарман районы үзәгендәге Ял паркында оештырылган бәйрәм чаралары сарманлылар өчен солдат боткасы белән дә истәлекле булды. Бу хакта район басмасы яза.
Казаннарда тәмле булып ботка пеште, чәйнекләрдә чәй кайнады, алар яныннан солдат боткасын авыз итеп карарга теләүчеләр өзелмәде. Хәер, нәкъ менә урынын һәм вакытын белеп кенә пеште ул ботка.

Район хакимияте каршындагы мәйданчыкта оештырылган бәйрәм чаралары, парад һәм митингтан соң халык бик теләп солдат боткасы белән тамак ялгап алды, ә аннан соң бәйрәм концертын тамаша кылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot