Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сарманда Хәрби диңгез флоты көнен бәйрәм иттеләр
Арабыздан киткән диңгезчеләрне бер минутлык тынлык белән искә алдылар, мемориалга алар хөрмәтенә чәчәкләр салдылар.
(Сарман, 29 июль, "Татар-информ", "Сарман"). Сарманда Хәрби диңгез флоты көнен бәйрәм иттеләр. Ул “Бердәм Россия” партиясенең “Ватанга хезмәт итү” проекты кысаларында билгеләп үтелде. Үзәк ял паркында башланган бәйрәм чаралары “Дулкын” бассейнында дәвам итте, дип яза җирле басма.
Районның хәрби диңгез флотында хезмәт иткән ир-егетләрен иң элек муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм Башкарма комитет исеменнән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде. Ул аларга сәламәтлек, тормыш җилләренең гел уңайга гына исүен теләде. Хәрби комиссариатның Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлеге начальнигы Дашгын Гасанов котлавыннан соң инде арабыздан киткән диңгезчеләрне бер минутлык тынлык белән искә алдылар, мемориалга алар хөрмәтенә чәчәкләр салдылар.
Аннан бәйрәм концерт, спорт ярышлары белән дәвам итте. Җиңүчеләргә “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсенең бүләкләре тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз