news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сарманда Хәниф Хәйруллин исемендәге беренче премия ияләре ачыкланды

Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырдылар.

Сарманда Хәниф Хәйруллин исемендәге беренче премия ияләре ачыкланды
sarman-rt.ru/news/khbrlr/9

(Сарман, 23 май, "Татар-информ", "Сарман", Энҗимә Габдрәхимова). Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәгендә язучы, журналист Хәниф Хәйруллин исемендәге премияләр тапшыру тантанасы булды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Премияләргә хәбәрчеләр - Сарман авылыннан Клара Вәлишина, Җәлилдән Ландыш Шәйдуллина, мәгариф бүлеге белгече Илназ Дәүләтбаев лаек булдылар. Бүләкләрне Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге җитәкчесе Альбина Сабирова һәм иганәче Хәниф абыйның улы Ленар Хәйруллин тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot