news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сарманда “Георгий тасмасы” акциясе бара

“Яшь гвардия”челәре район үзәге урамнарында, оешмаларда һәм башка җәмәгать урыннарында Георгий тасмалары тараталар.

(Сарман, 3 май, "Татар-информ", "Сарман"). Сарман районында Бөек Җиңү көне уңаеннан “Георгий тасмасы” акциясе башланды, дип яза җирле басма.

Аның кысаларында “Бердәм Россия” сәяси партиясенең “Яшь гвардия”челәре район үзәге урамнарында, оешмаларда һәм башка җәмәгать урыннарында сарманлыларны якынлашып килүче Бөек Җиңү көне белән тәбриклиләр, Георгий тасмалары тараталар.

news_right_1
news_right_2
news_bot