news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сарманда гармунчылар парклар сезонын ачты

“Уйнагыз, гармуннар!” дигән исем астында гармунчылар фестивале үткәрелде.

Сарманда гармунчылар парклар сезонын ачты
sarman-rt.ru

(Сарман, 14 апрель, "Татар-информ", "Сарман", Зөлфия Шәрипова). Бу атнада район үзәгендә парклар сезоны ачылуга багышланган “Уйнагыз, гармуннар!” дигән исем астында гармунчылар фестивале үткәрелде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Анда районның төрле авылларыннан, Сарманның үзеннән аерым гармунчылар, гармунчылар, шулай ук уен кораллары ансамбльләре катнаштылар.

Аларны иң элек район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев сәламләде, бәйрәм белән тәбрикләп, уңышлар теләде, “Җырлап яшәгез!” – дип, иң матур теләкләрен җиткерде.

Бәйрәмдә “Игәнә”, “Нөркәем”, “Хозур”, “Чишмә”, “Рябинушка” кебек фольклор ансамбльләре чыгыш ясады.

news_right_1
news_right_2
news_bot