Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сарманда «Гаилә бәйрәме» узды
Сарман районында Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы Бөтенроссия «Татар гаиләсе» фондының урындагы бүлеге оештыруында искиткеч күркәм «Гаилә бәйрәме» узды. Чара татар гаиләләренең бердәмлеген, уңганлыгын һәм бай мәдәни традицияләрен янә бер тапкыр соклангыч итеп күрсәтте. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйрәмгә үрнәк булган күпсанлы милли гаиләләр чакырылган. Тантанада катнашучылар традицион «Кунак бәлеше» белән сыйлана, онытылып баручы гореф-гадәтләребез барлый, ә оста куллы гаиләләр үзләренең һөнәрләрен һәм милли кул сәнгатен күрсәтә. Бу вакыйга яшь буын өчен чын мәгънәсендә тирән тәрбияви дәрескә әверелә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз