news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сарманда “Ел тәрбиячесе-2018” Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы үткәрелде

Җиңүчеләр район данын зона этабында яклаячак.

(Сарман, 10 декабрь, "Татар-информ", "Сарман", Зөлфия Шәрипова). 6-7 декабрь көннәрендә Сарман районы үзәгендәге “Ләйсән” балалар бакчасында “Ел тәрбиячесе-2018” Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы үткәрелгән иде. Анда район балалар бакчаларыннан 12 тәрбияче “Мин һәм минем караш”, “Мин йөрәгемне балаларга бирәм”, “Түгәрәк өстәл” номинацияләрендә үзара көч сынашты, дип яза җирле басма.

I урынга – Җәлил поселогының 1 нче санлы “Каенкай” балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлчәчәк Нигъмәтуллина, II урынга – Җәлил поселогының 7 нче санлы “Ләйсән” балалар бакчасы тәрбиячесе Зөлфия Нургалиева, III урынга район үзәгенең 3 нче санлы “Ләйсән” балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлфинә Фәсхетдинова лаек булды.

Гөлчәчәк Нигъмәтуллина, Зөлфия Нургалиева һәм Гөлфинә Фәсхетдинова район данын зона этабында яклаячаклар. Без аларга уңышлар, сабырлык һәм ихтыяр көче телибез!

news_right_1
news_right_2
news_bot