news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сарманда экстремизмга каршы чара узды

Сарманда экстремизмга каршы чара узды
sarman-rt.ru

3 сентябрь Россиядә Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Сарманның үзәк һәм үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Экстремизмның чишмә башы кайда?» дип исемләнгән мәдәни чара үткәрделәр. Бу хакта «Сарман» газетасы яза. 

Килгән укучылар, укытучылар, кунаклар алдында район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев чыгыш ясады, терактларның фаҗига белән тәмамлануын, сакланырга кирәклеген ассызыклады.

Чараны балалар китапханәсе методисты Фәүзия Миңнеярова алып барды. Ул ничек экстремизны, терроризмны булдырмаска, аннан ничек сакланырга икәнен аңлатты, Бесланда булган фаҗигале вакыйга турында сөйләде һәм «Тормыш тамчысы» акциясенә кушылырга, теракт корбаннарын бер минут тынлык белән искә алырга чакырды. Китапханәчеләр флешмоб оештырды. Аның кысаларында тамашачылар, фонтаннан учларына су алып, якындагы түтәлләргә сиптеләр, диелә хәбәрдә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot