news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сарманда "Чаңгы юллары-2019" ярышларында өч йөздән артык кеше катнашты

Җиңүчеләр, призерларга Мактау дипломнары, бүләкләр тапшырылды.

Сарманда "Чаңгы юллары-2019" ярышларында өч йөздән артык кеше катнашты
sarman-rt.ru/

(Сарман, 5 февраль, "Татар-информ", "Сарман"). Кичә Сарманның “Старт” чаңгы базасында “Татарстанның чаңгы юллары-2019” республикакүләм чаңгы ярышлары кысаларында район чаңгычыларының ярышлары узды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Чаңгы юлларына бу көнне 300дән артык кеше басты.

Ярышларда катнашучыларны иң элек район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев сәламләде, уңышлы стартлар һәм финиш теләде. Ярышларның кагыйдәләре белән таныштырганнан соң беренче - VIP-узышка старт бирелде. Җитәкчеләрдән соң стартка "Өченче яшь" номинациясендә катнашучылар - өлкәннәр басты. Аннан башкалар төрле яшь аралыгында үз көчләрен сынадылар.

Җиңүчеләр, призерларга Мактау дипломнары, бүләкләр тапшырылды. 

news_right_1
news_right_2
news_bot