news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сарманда Бөек Ватан сугышы ветераны 101 яшен билгеләп үтте

Сарманда Бөек Ватан сугышы ветераны 101 яшен билгеләп үтте
Фото: https://sarman-rt.ru/

Сарманда Бөек Ватан сугышы ветераны Шәрипҗан Әхмәтҗанов 101 яшьлеген билгеләп үтте. Бу хакта «Сарман» сайтында хәбәр ителә.

Хөрмәтле ветеранны туган көне белән Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрик итте.

«Сезнең гомер бәйрәме район өчен дә зур вакыйга. Районда 101 яшен тутырган Бөек Ватан сугышы ветераны, мөхтәрәм аксакалыбыз булуы – бу үзе зур бәйрәм. Сезне чиксез хөрмәт итәбез, горурланабыз. Сугыш авырлыкларын үз җилкәсендә кичергән, сугыштан соң илне торгызуда армый-талмый хезмәт куйган буын вәкиле буларак Сездә ныклы ихтыяр көче сакланган. Бүгенге тыныч һәм матур тормышка канәгать булып, һәр туган иртәнең кадерен белеп яшисез. Район үсешенә керткән шәхси өлешегез, күпьеллык намуслы хезмәтегез, тормыштан ямь табып, барчабызны сокландырып яши белгәнегез өчен олы рәхмәтемне җиткерәм. Бәйрәмегез белән котлап, иң изге теләкләремне юллыйм. Исән-сау булыгыз. Балаларыгыз, якыннарыгыз янәшәсендә бәхеттә, саулыкта, кадер-хөрмәттә шатлыклы гомер кичерүегезне телим» - диде район башлыгы.

news_right_1
news_right_2
news_bot