Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сарманда «Батырлык тартмасы» Бөтенроссия хәйрия акциясе узды
«Җәлил гимназиясе»ндә «Батырлык тартмасы» бөтенроссия хәйрия акциясе узды. Бу хакта «Сарман» сайты хәбәр итә.
Акция онкология авыруларыннан интегүче һәм медицина учреждениеләрендә озак дәваланучы кечкенә пациентларга ярдәм итүгә багышланган. Чараның төп максаты - махсус тартмаларны уенчыклар, китаплар һәм яшь геройларның эмоциональ халәтен һәм психологик тотрыклылыгын яхшыртуга ярдәм итүче башка күңелле сюрпризлар белән тутыру.
Акцияне оештыручылар битараф булмаганнарны игелекле эштә катнашырга чакыра, чөнки авыру белән көрәшүче баланың елмаюы бик кадерле. Мәктәп укучылары, авыр хәлдә калган яшьтәшләренә игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтеп, бүләк җыю процессына актив кушылдылар. «Һәр бүләк — авырлыклар кичерүче бала өчен кечкенә шатлык, выруга каршы көрәштә ярдәм», - дип ассызыкладылар чараны оештыручылар.
Бу чара педагоглар һәм гимназия укучыларының ата-аналары тарафыннан югары бәяләнде, үсеп килүче буынның социаль җаваплылык һәм актив гражданлык позициясе чагылышының тагын бер үрнәге булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз