Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сарманда Әбүзәр Габдрахмановның иҗат күргәзмәсе ачылды
Рәссам күргәзмәгә килгән укучыларны, сәнгать мәктәбе укытучыларын үзенең хезмәт җимешләре, иҗат алымнары белән таныштырды.
(Сарман, 24 апрель, "Татар-информ", "Сарман"). Сарман районы Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда Азалак авылында туып-үскән, бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче, Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы, эшләре Украина, Грузия, Үзбәкстан, Россия шәһәрләре күргәзмәләре коллекциясенә кертелгән Әбүзәр Габдрахмановның иҗат күргәзмәсе ачылды, дип яза җирле басма.
“Тугам ягым табигате” дип исемләнгән картиналар коллекциясендә - район, Азалак авылының табигате. Аларга күз ташлау белән якын, кадерле урыннарны бик тиз танып аласың. Күргәзмәне ачу тантанасына рәссамның рәсем буенча беренче укытучысы Антипов Марс Семенович та килгән иде. Ул укучысы белән бәйле якты истәлекләрен барлады. Музей директоры Дания Кәшипова, Азалак авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Габделгазизов рәссам иҗатына югары бәяләрен бирделәр. Әбүзәр Габдрахманов күргәзмәгә килгән укучыларны, сәнгать мәктәбе укытучыларын үзенең хезмәт җимешләре, иҗат алымнары белән таныштырды. Әбүзәр Габдрахмановның картиналар күргәзмәсе район музеенда 20 майга кадәр дәвам итә. Керү - ирекле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз