Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сарманда Бөек Җиңү бәйрәме үтте - фоторепортаж
"Үлемсез полк" маршына Сарман районы да кушылды.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Сарман, 9 май, "Татар-информ", "Сарман"). Сарманда Бөек Җиңүнең 72 еллыгын билгеләп үттеләр, дип яза район газетасы.

"Үлемсез полк" маршына Сарман районы да кушылды. Колоннаны район башлыгы Фәрит Хөснуллин җитәкләде. Акциядә мәктәп укучылары, аграр көллият студентлары, район оешма-учреждениеләре хезмәткәрләре, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе катнашты. Анда катнашучылар Бөек Ватан сугышы геройлары портретлары белән Сарманның Ленин һәм Куйбышев урамнарыннан үттеләр.
Бөек Җиңүне бәйрәм итү кысаларында район үзәк ял паркында урнашкан мемориалның артиллерия пушкасы куелган өлешен ачу тантанасы үтте. Анда район башлыгы Фәрит Хөснуллин, Саклаубаш авылыннан сугыш ветераны Мизхәт Хәлилов һәм район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова чыгыш ясадылар.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз