news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сарманда артистлар район игенчеләре янында булдылар

Игенчеләрне бераз ял иттерү, күңелле җырлар, дәртле биюләр белән эшкә тагын да дәртләндерү матур традициягә әйләнеп бара.

(Сарман, 31 июль, "Татар-информ", "Сарман"). Сарманның иген басуларында көнне төнгә ялгап эшләүче механизаторларыбыз янына барып, аларны бераз ял иттерү, күңелле җырлар, дәртле биюләр белән эшкә тагын да дәртләндерү матур традициягә әйләнеп бара, дип яза җирле басма.

 Дөресрәге, элекке ул традиция кабат яңартыла. Узган атна ахырында район мәдәният йорты каршында эшләүче агитбригада Сарман игенчеләре янында булды. Артистларның чыгышлары алар күңеленә хуш килде.

news_right_1
news_right_2
news_bot