news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сарманда алты хәрби үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнде

Сарманда Илhам Шакиров исемендәге балалар сәнгать мәктәбендә махсус хәрби операциядә hәм Әфганстанда уллары hәм якыннары вафат булганнарны хөрмәтләделәр. Бу хакта «Сарман» сайтында хәбәр ителә.

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин райондаш егетләрнең батырлыгы мәңгелек булуын әйтте, әниләренә, гаиләләренә сабырлык теләде.

Сарман егетләре Альберт Гәрәйшин, Динар Әхмәтшин, Рөстәм Ногманов, Җәлилдән Радик Миңнекәев, Илдар Садыков, Рангазардан Рөстәм Ганиуллин ил сагында батырларча hәлак булганнар. РФ Президенты Владимир Путин карары белән алар үлгәннән соң «Батырлык ордены» белән бүләкләнде. Әлеге дәүләт бүләкләрен район башлыгы геройларның якыннарына тапшырды.

Чара чәй өстәле артында узды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова да хөрмәт hәм рәхмәт сүзләре җиткерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100