news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сарманда алдынгы комбайнчыларны бүләкләделәр

Беренче төркем комбайнчылар арасында иң югары күрсәткечкә Рафис Нурмөхәммәтов ирешкән.

(Сарман, 7 октябрь, "Татар-информ", "Сарман"). Бүген Сарман муниципаль районында алдынгы комбайнчыларны бүләкләделәр. 11 сентябрьдән 30 сентябрьгә вакыт аралыгында эш күрсәткечләре буенча бүләкләнүчеләрнең барысы да “Сарман” агрофирмасыннан иделәр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бүләкләү чарасында район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов катнашты.

Беренче төркем комбайнчылар арасында иң югары күрсәткечкә Рафис Нурмөхәммәтов ирешкән. Икенче урында – 4501 центнер күрсәткече белән Дамир Гайнуллин, өченчедә – 3969 центнер бөртек суктырып алган Ирек Нурисламов.

Икенче төркем комбайнчылардан беренче урынны Дәвис Уразаев яулады, ул 4267 центнер ашлык суктырган. Икенче урынны алган Эльмир Раджаповның эш күрсәткече – 4206 центнер. Өченче урында - Илдар Хафизов (2586 центнер).

news_right_1
news_right_2
news_bot