news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сарманда 95 яшьлек сайлаучы участокка үзе килгән

Ул Сарман гимназиясенә урнашкан сайлау участогында тавыш бирде, дип яза “Сарман” газетасы.

(Сарман, 18 март, “Татар-информ”). Сарманда яшәүче 95 яшьлек Гыйлембаян апа Сәгъдәтова сайлауга үзе килгән. Ул Сарман гимназиясенә урнашкан сайлау  участогында тавыш бирде, дип яза “Сарман” газетасы.

Шулай ук Сарманда беренче тапкыр сайлау хокукына ия булган 12 яшь гражданинның да унысы 14 сәгатькә участокка килеп, үз тавышларын бирергә өлгергән.

Яшь сайлаучыларга паспорт тышлыклары белән махсус түштамгалар бүләк ителгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100