news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сарманда 16 мең тонна силос салынган

Хуҗалыклар рапс суктыра, шикәр чөгендере ала

 (Казан, 25 сентябрь, “Татар-информ”). Сарман хуҗалыкларында бүген рапс суктыру, шикәр чөгендере алу, силос салу белән мәшгульләр. Рапс 1750 гектардан суктырылып, һәр гектардан уртача 12 центнер уңыш алына. Шикәр чөгендеренең һәр гектарыннан уртача 280 центнер уңыш җыела. Ул 3800 гектардан алынды. Казылган 106,4 мең тонна татлы тамырның 58,1 мең тоннасы Зәй шикәр заводына озатылды.

14 мең гектарда – көзге чәчү, 40,9 мең гектарда җирне төп эшкәртү үткәрелде. 16,8 мең тонна силос салынды, дип белдерә “Сарман” газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot