news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сарман урта мәктәбе укучылары махсус хәрби операциядәге райондашларына хат язган

Сарман урта мәктәбе укучылары махсус хәрби операциядәге райондашларына хат язган
"Сарман"

Сарман урта мәктәбе укучылары да махсус операциядә катнашучыларга хатлар яза. Бу хакта «Сарман» сайтында хәбәр ителә.

«Кадерле солдат! Мин, Низамов Илназ, Сезгә ныклы сәламәтлек, уңыш юлдаш булуын телим. Мин сезнең озакламый туган якларга исән-имин кайтуыгызга ышанам. Сезне сагынып көтәбез!»;

«Исәнме, хөрмәтле солдат! Сезгә Сарман урта мәктәбенең 8 А классы укучысы яза. Үз хатымда Сезгә олы рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Без тыныч йокласын, яхшы укысын, һәр көнне сөенеп уянсын, күгебез аяз булсын өчен, Сез Ватан сагына бастыгыз. Шундый кыю, батыр райондашларыбыз булуы белән без чиксез горурланабыз. Исән-сау кайтыгыз, Сезне өйләрегездә көтәләр!»;

«Хөрмәтле солдат! Мин — Сарман урта мәктәбеннән Инзилә Галиева. Уңышлар, сәламәтлек теләп, Сезнең исән-сау кайтуыгызны теләп торам. Сез безне саклыйсыз, барысы өчен дә рәхмәт сезгә, геройлар. Исән-сау кайткач, Сезне мәктәптә очрашуга көтәбез» – дигән юллар бар хәрбиләргә язылган хатларда..

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100