news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сарман урта мәктәбе укучылары өчен спорт мәйданчыгы ачылды

Район башлыгы мәйданчыкта төзүдә тырыш хезмәт куючыларга үзенең Рәхмәт хатын һәм бүләк тапшырды.

Сарман урта мәктәбе укучылары өчен спорт мәйданчыгы ачылды
sarman-rt.ru/

(Сарман, 30 июнь, "Татар-информ", "Сарман", Зөлфия Шәрипова ). Яшьләр көне уңаеннан республика һәм район җитәкчелеге Сарман урта мәктәбе укучыларына зур бүләк ясады – спорт мәйданчыгын файдалануга тапшырды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Әлеге тантанада Татарстан спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов, район хакимияте башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты. Алар чарада катнашучы укучыларны бәйрәм белән тәбрикләп, сау-сәламәт булып үсүләрен, спорт мәйданчыгының аларның яраткан урынына әверелүен теләделәр.

Фәрит Хөснуллин мәйданчыкта төзүдә тырыш хезмәт куючыларга үзенең Рәхмәт хатын һәм бүләк тапшырды.

Ә баскетбол сеткасына беренче тупны ату хокукы Алмаз Мингуловка бирелде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot