news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сарман укытучысы истәлекле бүләккә лаек булды

Бүләк укучыларга патриотик тәрбия бирүдәге тырыш хезмәте өчен тапшырылган.

Сарман укытучысы истәлекле бүләккә лаек булды
Зөлфия Шәрипова

(Сарман, 6 май, "Татар-информ", "Сарман", Зөлфия Шәрипова). Шушы көннәрдә  Сарман гимназиясенең тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Мансур Әскаровка “100 лет Рабоче-Крестьянской Красной Армии и Флоту” медале белән бүләкләнде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Татарстан Хәрби комиссариатының Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссары Дашгын Гасанов аңа бүләкне укучыларга патриотик тәрбия бирүдәге тырыш хезмәте өчен тапшырган. 

Бүләкләү тантанасында район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев, Чик буе хезмәте ветераннарының “Рубеж” патриотик берләшмәсенең Мәскәү өлкә иҗтимагый оешмасы вәкилләре Андрей Ткачев һәм Игорь Чеботарь һәм башкалар катнаштылар.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot