news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сарман укучылары яңа паркка нигез салуда катнашты

Гимназия укучылары һәм укытучылары Яхшы-Каран авылы янында чыршы һәм нарат үсентеләре утыртты.

Сарман укучылары яңа паркка нигез салуда катнашты
sarman-rt.ru

(Сарман, 12 май, "Татар-информ", "Сарман" ). Сарман районы Җәлил бистәсе укучылары яңа паркка нигез салуда катнашты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Сарман районы хакимияте ярдәме белән Җәлил бистәсенең беренче һәм икенче, шулай ук гимназия укучылары һәм укытучылары Яхшы-Каран авылы янында чыршы һәм нарат үсентеләре утыртты.

Бу хакта Җәлил бистәсенең бокс буенча балалар тренеры Ильяс абый Нуриев хәбәр итте. Үсентеләрне ул Саба районы питомнигыннан кайтарткан. Беренче мәктәпнең 8 нче В сыйныфы укучылары, җаваплылык тоеп, тырышып эшләделәр.

Ильяс Нуриевның чакыруы буенча, беренче мәктәпнең элекке укучысы Рәмиз Рәфыйковның (Хәзер Азнакай шәһәрендә төзелеш-сәүдә үзәге җитәкчесе) агач утырту эшендә әйдаман булуы безгә горурлык хисләре өстәде. Чыршы һәм нарат үсентеләре үз урыннарын алды. Кем белә, бәлкем, киләчәктә бу урын – “Ильяс паркы” дип аталыр.

news_right_1
news_right_2
news_bot