Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
«Сарман таңнары» берләшмәсе танылган табибәнең юбилей кичәсен оештырган
«Сарман» кинотеатрының тамашалар залында республиканың атказанган табибәсе Асия Газдал кызы Гыйниятуллинаның 85 яшьлек юбилеена багышланган «Ак көзләрдә – ак чәчәкләр» дип исемләнгән очрашу узды. Бу хакта «Сарман» сайтында хәбәр ителә.
Аны «Сарман таңнары» әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе Рәйхана Мирсәетова оештырды һәм алып барды.
Районның танылган табибәсен хөрмәт итеп, аның элекке елларда бергә эшләгән хезмәттәшләре, авылдашлары килгән иде.
«Кичә матур тәбрикләү сүзләре һәм җыр-моң белән үрелеп барды, җылы истәлекләргә бай булды. Килә алмаганнар сәламнәрен видеоязма аша да җиткерде», – диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз