news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сарман, Спас, Биектау районнарында мал азыгы әзерләү әкрен бара

Сарман, Спас, Биектау районнарында мал азыгы әзерләү әкрен бара

(Казан, 14 июнь, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). Бүгенге көндә республиканың Зәй, Кукмара, Яшел Үзән, Балтач, Әлмәт, Нурлат һәм Саба районнарында мал азыгы хәзерләү тизләтелгән темплар белән бара. Мисал өчен, Зәй районында кышка 12 мең тонна сенаж һәм 2000 тонна печән запаска салганнар, Кукмара районында - 3000 тонна сенаж һәм 1500 тонна печән. Әмма ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләрен Сарман, Спас, Алабуга, Биектау һәм Азнакай районнарында күпьеллык үләнне чабу эшләре әкрен баруы борчуга сала, чөнки терлекләр өчен узган елгы авыр кыш кабатланырга мөмкин. Республиканың Әгерҗе районында сенаж һәм силос хәзерләргә бөтенләй керешмәгәннәр.

Гомумән алганда, быел кышка республика буенча 950 мең тонна печән, 3,5 миллион тонна сенаж, 2,5 миллион тонна силос һәм 250 мең тонна төрелгән сенаж хәзерләнергә тиеш. Хисап буенча бер баш терлеккә 28 центнер азык хәзерләргә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100