news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сарман Сабан туенда районның алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләделәр

Сарман Сабан туенда районның алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләделәр
http://sarman-rt.ru/

Бүген Сарманда Сабан туе үтте. Бәйрәмгә Казан кунаклары да килгән иде. Шулай ук Сабан туенда районның «Иң төзек йорт» конкурсына йомгак ясалды. «Сарман» басмасы шул турыда хәбәр итә.

Табын муллыгы өчен тырыш хезмәт куйган алдынгы игенчеләрне, терлекчеләрне, халык хуҗалыгының башка тармакларында тырыш хезмәт куючыларны бүләкләү бәйрәмнең тагын бер матур өлеше булды, дип яза район басмасы.

Иң лаеклыларга Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, район күләмендәге бүләкләр бирелде. Алар арасында мактаулы исемнәргә лаек булучылар да бар иде. Ә быелгы кыр батыры исеменә «Сарман» агрофирмасы механизаторы Мансур Хафизов лаек булды.

Кунакларны Сарман җирендә район башлыгы Фәрит Хөснуллин каршы алды. Алар район оешмалары, җирлекләре әзерләгән бәйрәм йортларын карады, халык белән аралашты, диелә хәбәрдә.

Шулай ук район Сабан туенда «Иң төзек йорт» конкурсына да йомгак ясалды. 

  • I урынга – Сарман авылында яшәүче Марсель һәм Фәйрүзә Хаҗиевлар хуҗалыгы,
  • II урынга – Юлтимер авылында яшәүче Сирин Әхмәтгәрәев,
  • III урынга Боламык авылында яшәүче Мөхтәсим һәм Гөлнур Нурхаметовлар лаек дип табылды.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100