news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сарман районының Җәлил гимназиясендә эвакуация әзерлеге булган

Сигналны кабул иткәннән соң, “Витязь” хезмәткәрләре 4 минут эчендә әзерлекле рәвештә килеп җиткәннәр.

(Казан, 30 апрель, “Татар-информ”, "Сарман"). 27 апрель көнне Сарман районының Җәлил гимназиясе укучы һәм укытучылары белән янгын куркынычсызлыгы hәм террорчылык актына каршы эвакуациягә өйрәнү уздырганнар. Бу хакта "Сарман" газетасы хәбәр итә.

Сигналны кабул иткәннән соң, “Витязь” хезмәткәрләре 4 минут эчендә әзерлекле рәвештә килеп җиткәннәр. Эвакуация оешкан төстә үткән.

Хокук саклау органнарына, гадәттән тыш хәлләр министрлыгына хәбәр ителгән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot