news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сарман районының Җәлил бистәсендә кабан дуңгызлары көтүе йөргән

«Бистәбездә мондый хәлне беренче тапкыр күрүебез», — ди биредә яшәүчеләр.

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Сарман районы Җәлил бистәсендә кабан дуңгызлары көтүе йөргәнен видеога төшереп алганнар. Ролик социаль челтәрләрдә таралды. 

Кабаннарны шимбәдән якшәмбегә каршы төндә очратканнар. Аларның берничәсе юл аша йөгереп чыккан.

«Бистәбездә мондый хәлне беренче тапкыр күрүебез», — дип язган интернет кулланучылар.


news_right_1
news_right_2
news_bot