news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сарман районында юл-транспорт һәлакәтендә кеше гомере өзелгән

Сәламәтлегенә зыян килгән ике кешене хастаханәгә озатканнар.

(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Сарман районында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтендә кеше гомере өзелгән. Бу хакта социаль челтәрләрләр аша хәбәр ителә.

Күңелсез хәл кичә көндез Сарман – Петровка юлында килеп чыккан. «Джили МК» машинасы йөртүчесе идарәне югалта һәм автомобиль юл читенә төшеп китә. Һәлакәт аркасында бер кешенең гомере өзелгән, икесе хастаханәгә озатылган.

Һәлакәткә китергән сәбәпләр тикшерелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot