news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сарман районында язгы кыр эшләрендә катнашучыларны бүләкләделәр

Район башлыгы чәчү алдынгыларына сертификатлар тапшырды

Сарман районында язгы кыр эшләрендә катнашучыларны бүләкләделәр
http://sarman-rt.ru/

(Казан, 2 май, «Татар-информ», «Сарман»). Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Илнур Салихов, басу-кырларда булып, чәчү алдынгыларына сертификатлар тапшырдылар. Бу турыда район басмасы хәбәр итте.

Үзебезнең ил тракторларында эшләүчеләр арасында 1-2 урыннарны «Нөркәй» агрофирмасы механизаторлары Раиф Солтанов белән Николай Павлов алдылар. Өченче урында — «Җәлил» агрофирмасыннан Таһир Ногманов.

Чит ил техникасында эшләгән Галимҗан Гыйльфанов беренче булса, хезмәттәше Айрат Гатиятуллин өченче урынны алды. «Сарман» нан Ленар Хафизов икенче урын өчен бүләкләнде.

Язгы культуралар чәчүдә өч урын да — «Нөркәй»леләрдә — Марат Галиуллин, Илнур Гыйләҗев, Радик Гыйбадуллин бүләккә ия булдылар. Шикәр чөгендере чәчүдә алдынгылыкны «Җәлил» механизаторлары алдылар. Фәнүс Фәррахетдинов, Сирин Байхуҗин, Зөфәр Гыймадиевка бүләк тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100