news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сарман районында янгында бер пенсионер үлгән

Янгын тәмәкедән чыккан дип фаразлана

(Казан, 28 август, "Татар-информ"). Кичә кич Сарман районының Җәлил поселогында янгын нәтиҗәсендә 79 яшьлек ир кеше һәлак булган. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фараз буенча, янгын сүндерелмәгән тәмәкедән чыккан.

Ленин урамындагы 16нчы йортта янгын чыгу турында хәбәр янгын сүндерүчеләргә 19 сәгать 40 минутта килеп ирешкән. Өч минуттан янгын сүндерүчеләр инде урында булган. Ул вакытта фатирда 6 квадрат метр мәйданда йорт җиһазлары һәм әйберләр дөрләп янган. Тугыз минуттан янгын сүндерелгән.

(Алсу Исмәгыйлева әзерләде)

news_right_1
news_right_2
news_bot