news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сарман районында Яңа ел парадында 356 Кар кызы һәм Кыш бабай катнашкан

Бу чараның инициаторы - Сарман районы китапханәчесе Гөлназ Сәхипова.

Сарман районында Яңа ел парадында 356 Кар кызы һәм Кыш бабай катнашкан
архив

(Казан, 9 гыйнвар, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Сарман районындагы Яңа ел парадында барлыгы 356 Кар Кызы һәм Кыш бабайлар катнашкан. Бу очракны Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева уңай мисал буларак хәбәр итте.

Бу парадның инициаторы - Сарман районы китапханәчесе Гөлназ Сәхипова. 356 Кар кызы һәм Кыш бабайның барысы да район җирлегендә яшәгән кешеләр. Әлеге парадтан видео да күрсәттеләр. "Гөлназ Сәхипова Сарман районы яшәүчеләрен дә, республика кунакларын да шаккаттырды. Мондый кешеләр һәр бәйрәмне бизәү мөмкинчелеген күрсәтә. Алар республика оешмаларына үрнәк булып тора", - диде Ләйлә Фазлыева.

"Балалар бер Кар кызын һәм бер Кыш бабайны күрсә шатлана, ә берьюлы 356 Кар кызы һәм Кыш бабайны күрү - һәр баланың чынга ашкан хыялы булгандыр", - диде спикер.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100