news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сарман районында урып-җыю эшләре көннән-көн киңрәк колач ала

Барлык агрофирмаларда да көзге шепкән суктырыла. Инде арпа, көзге бодайга да керделәр.

(Сарман, 6 август, "Татар-информ","Сарман"). Сарман районында урып-җыю эшләре көннән-көн киңрәк колач ала. Басуларга беренчеләрдән булып Сарман агар көллияте комбайнчылары чыкса, бүген агрофирмаларда да эшләр тулы куәтенә җәелдерелгән, дип яза җирле басма.

Барлык агрофирмаларда да көзге шепкән суктырыла. Инде арпа, көзге бодайга да керделәр.

– Арпаны 2500 гектарда чәчкән идек, кичә суктыра башладык. Гектардан уртача 51,3 центнер уңыш чыга, - ди «Сарман» агрофирмасы директоры вазифаларын вакытлыча башкаручы Радик Сәхипов. – Иртәгә көзге бодайга керәбез.

«Җәлил» агрофирмасында арпа 3991 гектар мәйдан били. Биредә аның һәр гектарыннан уртача 45,7 центнер бөртек җыялар. 4139 гектардан – көзге, 2679 гектардан язгы бодай суктырып аласылары бар. «Көзге шепкәнне иртәгә суктырып бетерәбез», - ди баш агроном Рафис Кашапов.

«Нөркәй»дә исә көзге бодай суктыруга керештеләр. Аның һәр гектарыннан уртача 53,8 центнер уңыш чыга.

Уракта катнашучыларның эшенә җиде көн саен нәтиҗә ясау һәм бүләкләү турында район Башкарма комитеты җитәкчесенең карары да бар. Республикада исә 3 августтан "Иң яхшы комбайнчы" конкурсы игълан ителде. Уракта иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән 200 механизаторга 100әр мең сумлык премияләр биреләчәк, диелгән район хәбәрендә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100